Бүген зәйлеләр махсус хәрби операциядә катнашучы 50 яшьлек Дмитрий Владимирович Киселев белән хушлашты. Олы сержант Донецк Халык Республикасы территориясендә барган сугыш вакытында үлде. Мәтам чарасы Энергетик мәдәният сараенда уздыю Район Башкарма комитеты башлыгы Эмиль Галиев хәрбинең әти-әниләре, туганнары һәм дусларының һәм барлык зәйлеләрнең кайгысын уртаклашты.
“ Без бүген тагын бер хәрбине соңгы юлга озатабыз. Дмитрий Киселев яраткан ул, әти, туганнарына якын кеше, хезмәттәшләренә тугры дус һәм Ватаныбыз өчен тыныч тормышны яклап үлгән батыр солдат. Хөрмәтле Римма Карповна, Владимир Николаевич, Данил Дмитриевич барлык зәйлеләр исеменнән сезнең авыр кайгыгызны ихлас күңелдән уртаклашабыз",- диде Эмиль Эдуард улы Галиев. Шулай ук кайгы уртаклашу сүзләре белән Республика Хөкүмәте кураторы Иван Гушчин, Зәй шәһәре һәм районы хәрби комиссары Айрат Әгъләмҗанов чыгыш ясады.
Россия Федерациясе Президенты Указы белән өлкән сержант Дмитрий Киселев батырлык һәм хәрби бурычны үтәүдә күрсәткән фидакарьлеге өчен, үлгәннән соң "Батырлык" ордены белән бүләкләнде. Дмитрий Владимирович соңгы юлга барлык хәрби тәртипләрне үтәп озатылды. Солдатны бер митнут тынлык белән искә алдылар, ул Мирный бистәсе зиратында күмелде. Герой турында истәлек зәйлеләрнең күңелендә мәңге яшәр!