Зәйлеләр Яз һәм Хезмәт бәйрәмен "Уйнагыз, гармуннар!" фестивале белән билгеләп үтә

2024 елның 1 мае, чәршәмбе
Бүген, 1 май-Яз һәм хезмәт бәйрәмендә, Р.Ш. Фәрдиев исемендәге паркта “Уйнагыз, гармунар!» фестивале узды. Бәйрәмдә шәһәр һәм районның 30дан артык гармунчысы, район мәдәният йортының үзешчән сәнгать артистлары катнашты. Көйләрне башкаручылар-безнең янәшәдә яшәүче гади кешеләр. Күпчелеге башкалардан аерылып торучы, гадәти булмаган кешеләр, нәкъ менә алар безгә әле дә гармун кебек гади музыка коралы барлыгын искәртеп торалар. Бәйрәм белән җыелган халыкны балалар музыка мәктәбе директоры Д.Б. Коронова котлады. Ул фестивальдә катнашучыларның барысына да яраткан уен коралына һәм халык көйләренә тугрылыклары өчен рәхмәт белдерде, алга таба да һәр гармунчының традицияләрне һәм гореф-гадәтләрне саклауга өлеш кертүен теләде. «Уйнагыз, гармуннар! " фестивален хаклы рәвештә “күңел бәйрәме" дип атарга мөмкин. Авыл мәдәният йортлары хезмәткәрләре тамашачыларга төрле күргәзмәләр тәкъдим иттеләр. Музыкаль программа, көннең болытлы һәм салкынча булуына карамастан, язгы кәеф бүләк итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International