Зәйдә Икътисадый совет утырышы узды

2024 елның 27 апреле, шимбә

Бүген хакимият бинасының кече залында район башлыгы Р.Г. Кәримов рәислегендә районның Икътисадый совет утырышы узды.

«Татэнерго» АҖ филиалының 2023 елның 12 аена, 2024 елның 1 кварталына эшчәнлек йомгаклары һәм 2024 елга перспективалы планнар турында» доклад белән «Татэнерго» АҖ филиалы директоры Прохоров Дмитрий Валерьевич чыгыш ясады.

Эшчәнлек төрләре: электр энергиясен эшләү; җылылык энергиясен һәм җылылык саклагычын җитештерү һәм гамәлгә ашыру.

Планнар: генерацияләү җиһазларын һәм җылылык челтәре хуҗалыгын 2024-2025 елның җылыту сезонына әзерләү.

Утырышка нәтиҗә ясап, Разиф Кәримов Зәй ГРЭСы коллективына югалтуларсыз башкарган эшләре һәм югары җитештерү күрсәткечләре, хәрби хезмәткәрләргә ярдәм күрсәткәннәре һәм шәһәрнең иҗтимагый тормышында катнашканнары өчен рәхмәт белдерде, алга таба да  эшләрендә уңышлар теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International