"ЭкоБум" экологик акциясе

2024 елның 26 апреле, җомга

Экологик икеайлык кысаларында, шәһәрнең 4нче урта гомуми белем мәктәбе 1-11нче сыйныф укучылары макулатура җыю буенча "ЭкоБум" мәктәп акциясендә актив катнаштылар. Акциянең төп максаты: әйләнә-тирә мохитне һәм ресурсларны саклауга омтылыш, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү. Акция нәтиҗәләре: «Гран-при» - 4А сыйныфы (425 кг - кәгазь), 1 урын – 10нчы сыйныф (293 кг - картон, кәгазь, 2 урын - 8Б сыйныфы (261 кг - кәгазь, картон), 3 урын - 9А сыйныфы (246 кг - кәгазь, картон). Шулай ук "Урман коткаручылар" номинациясендә 2А һәм 6А сыйныфлары җиңүче булды. Барлыгы укучылар көче белән 14 агач коткарылды!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International