«Бөртеккәй» балалар бакчасында «Эколатлар көне»

2024 елның 26 апреле, җомга

Бөтенроссия «Эколатлар көне»н бәйрәм итү кысаларында 25 нче апрельдә «Бөртеккәй» балалар бакчасында төрле тематик чаралар уздырылды. «Эколатлар көне» - Бөтенроссия табигатьне саклау социаль-мәгариф проектларының бер чарасы. Эколатлар көненең төп максаты: экологик культураны һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирүне үстерү һәм нәтиҗәдә табигатьне, аның үсемлек һәм хайваннар дөньясын саклау.

  Бу көнне «Бөртеккәй» балалар бакчасында «Эколатлар – дуслар һәм табигатьне саклаучылар»- тематик көне булды. Балалар әкият геройлары Эколатлар дуслары һәм табигатьне саклаучылар: Шалун, Умница, Тихоня һәм Елочка белән таныштылар һәм уйнадылар. «Эколатлар» балаларга табигатьтә үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен: ничек эш итәргә һәм ничек эш итәргә ярамавы турында сөйләделәр. Тәрбиячеләр «Эколатлар белән табигатьне танып беләбез» дигән викторина үткәрделәр. Балалар белән чүп-чарның барлыкка килүе һәм аның күп җыелуы экологик проблемага  зыян китерергә мөмкин булуы  турында  әңгәмә үткәрелде. Балалар чүп-чарны сортларга бүлергә өйрәнделәр. Урамга чыккач алар бакча участогын җыештырдылар. «Без бакчада төрле төстәге чәчәкләр утырттык» - проекты кысаларында «Эколатлар» чәчәкләргә су сиптеләр, табигать почмагындагы барлык чәчәк яфракларын сөрттеләр.  Чаралар да бик күңелле, кызыклы, ә иң мөһиме файдалы узды. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар табигатьне чын саклаучылар булырга һәрвакыт әзер!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International