Төги төп гомуми белем бирү мәктәбендә экологик икеайлык дәвам итә

2024 елның 25 апреле, пәнҗешәмбе

Төги төп гомуми белем бирү мәктәбендә экологик икеайлык дәвам итә. Экологик икеайлык кысаларында һәм Җиңү көне алдыннан мәктәпнең 8-9 сыйныф укучылары һәм хезмәткәрләре  Советлар Союзы Герое Ларионов Григорий Федотович бюсты янындагы территорияне тәртипкә китерделәр. Хезмәткәрләр һәм укучылар чүп-чарны, коры үләннәрне, узган елгы яфракларны җыеп алдылар, юлны чистарттылар, роза куаклары утырттылар.  Үз эшләренең нәтиҗәсен күрү бик күңелле булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International