Зәйдә "Җиңү диктанты" өчен икенче мәйданчык ачылачак

2024 елның 25 апреле, пәнҗешәмбе

26 апрельдә зәйлеләр ике мәйданчыкта Бөтенроссия тарихи диктантын язачак. Традиция буенча Зәй районында "Җиңү диктанты" 6 нчы мәктәп базасында узды. Быел тарихи акция өчен үз мәйданчыгын Зәй политехник көллияте бирәчәк. Үзең өчен уңайлы мәйданчык сайлар өчен диктант-җиңү.рф сайтында теркәлергә һәм «Диктант географиясе» бүлегендә кирәкле адресны табарга кирәк. "Җиңү диктанты" сугыш тарихы, аның геройлары һәм Җиңү көне белән бәйле сораулардан тора. "Әгәр кемдер үз җиңүенә ышана алмаса яисә кирәкле җавап таба алмаса, иң мөһиме анда Бөек Ватан сугышы темасына кызыксыну кала, ә белемнәрне һәрвакыт тулыландырырга, тикшерергә мөмкин», - дип саный акцияне оештыручылар. Зәйлеләр  Бөтенроссия тарихи диктантында һәрвакыт кызыксынып катнашалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International