24 апрельдә Зәй шәһәренең 6 нчы мәктәбе базасында «Тукай укулары» исемле укучыларның тикшеренү эшләренең XIV региональ фәнни-гамәли конференциясе узды. Конференциянең максаты: укучыларның интеллектуаль һәм сәнгать иҗатын үстерүгә ярдәм итү, аларны тикшеренү һәм иҗат эшчәнлегенә җәлеп итү. Конференциядә катнашучыларның географиясе елдан-ел арта. Быел конференциянең көндезге турында Татарстан Республикасының 8 районыннан һәм шәһәреннән катнаштылар. Читтән торып 107 эш каралган. Конференцияне ачу тантанасында кунакларны һәм катнашучыларны Зәй районы мәгариф идарәсенең мәгълүмати-методик бүлек башлыгы Вәлиәхмәтова Миләүшә Камил кызы һәм 6 нчы мәктәп директоры Исрафилова Василә Кәрим кызы сәламләде. Конференция кысаларында түбәндәге юнәлешләр буенча секцияләр эшләде: Минем фәнгә беренче адымнарым (башлангыч сыйныфлар). Гуманитар белемнәр (филология, тарих, туган якны өйрәнү) (2-11 сыйныфлар) филологиясе. Татар теле. Татар әдәбияты. (2-6, 8 сыйныфлар) филологиясе. Татар теле. Татар әдәбияты. (7, 9 - 11 сыйныфлар) Укучыларның чыгышларын компетентлы жюри бәяләде. Конференция кысаларында педагоглар өчен түгәрәк өстәл узды. 18 педагог сәләтле балалар белән эшләү тәҗрибәсе белән уртаклашты.