«Табигать белән йөзгә- йөз»- экологик десанты

2024 елның 24 апреле, чәршәмбе

«Табигать белән йөзгә – йөз»-экологик десанты  мөмкин булганча әйләнә-тирә мохитне җыештуру,  куллану калдыкларыннан чистартуга һәм экологиянең безнең сәламәтлегебезгә тәэсир итүен  тагын бер тапкыр искә төшерүгә юнәлдерелгән. Мәктәп укытучылары һәм укучылар мәктәп яны территориясен чүп-чардан һәм узган елгы яфраклардан чистарттылар, шуның белән безне чолгап алган табигать тагын да чистарып китте. Табигатьне чүп-чардан чистарту өчен бернинди тылсымлы көч кирәк түгел. Табигатьне яратырга һәм сакларга, планетабызның язмышы безнең кулларда икәнен аңларга гына кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International