Зәйдә “Рәсәй халыкларының мәдәнияте, гореф-гадәтләре” дип исемләнгән секция утырышы узды

2024 елның 24 апреле, чәршәмбе

23 нче апрель көнне ”Р.Ш.Фәрдиев исемендәге татар гимназиясе”ндә Бөтенрәсәй фәнни-гамәли конференциясе кысаларында Сферум платформасы аша онлайн режимда “Рәсәй халыкларының мәдәнияте, гореф-гадәтләре” дип исемләнгән секция утырышы узды. Секциянең эшендә Зәй, Яшел Үзән, Чирмешән, Әлмәт районнарыннан 19 мөгаллим катнашты. Укытучылар үзләренең чыгышларында “Тел язмышы – милләт язмышы”, “Гореф гадәтләр – милли тәрбия чарасы” , “Чигүле бизәкләрнең татар халык бәйрәмнәрендә урыны”, “Туган телне һәм гореф – гадәтләрне саклап калуда – мәктәп һәм гаилә бердәмлеге” һ.б. темаларны күтәрделәр. Конференция материаллары буенча җыентык чыгару планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International