Зәйдә "Гаилә милли үзенчәлекне саклау үзәге" секциясе эшләде

2024 елның 24 апреле, чәршәмбе
23 апрельдә Зәй шәһәренең 7 нче мәктәбендә "Милли һәм этномәдәни белем бирү: традицияләр һәм заманча өстенлекләр" Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе кысаларында "Гаилә милли үзенчәлекне саклау үзәге" секциясе эшләде.Секция эше дистанцион технологияләр кулланып, Сферум белем бирү платформасы аша узды. 2024 ел Россиядә "Гаилә елы" дип игълан ителде. Гаилә-ул безнең тормышыбызның нигезе һәм һәр башлангычның башы, бу безне чолгап алган иң якын кешеләр, бу безне яраткан һәм көткән йорт. Традицион гаилә кыйммәтләрен яклау-барлык милләтләр өчен уртак булган актуаль проблемаларның берсе. Гаилә иминлеге җәмгыятьнең тотрыклылыгы һәм сәламәтлеге гаранты булып тора. Конференциядә 18 мәгариф оешмасы хезмәткәре катнашты, алар арасында республиканың Балтач, Чаллы, Сарман, Зәй һәм Казан районнарыннан педагоглар, мәктәп директорлары урынбасарлары һәм мәгариф идарәсе методистлары бар иде. Катнашучылар гаиләнең милли үзенчәлеген саклау мәсьәләләре турында фикер алыштылар, хәзерге җәмгыятьтә тәрбия һәм үсеш турында сөйләделәр, үз эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Барлык докладчыларга нәтиҗәле хезмәтләре өчен рәхмәт белдерәбез һәм алга таба иҗади уңышлар телибез!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International