Татарстанда санитар-экологик икеайлык 1 апрельдә башланды. Аның төп нәтиҗәсе - төзекләндерелгән һәм чиста территорияләр булырга тиеш. Мәктәп укучылары «Чиста ишегалды» - мәктәп территориясен җыештыру акциясендә актив катнашалар. Санитар-экологик икеайлык һәм табигатьне саклау акциясе кысаларында сыйныф җитәкчеләре җитәкчелегендә укучылар янәшәдәге территорияләрне чүп-чардан чистарттылар.