Зәй районында авыл җирлеге башлыкларының семинары узды

2024 елның 23 апреле, сишәмбе

Бүген Сарсаз-Баграж авылында район авыл җирлекләре башлыклары семинары узды. Семинарда катнашучылар пленар өлешкә кадәр ашлык амбарларын карап чыктылар, азык-төлек кибетенең, фельдшер-акушерлык пунктының эше белән таныштылар, шулай ук төзелә торган гыйбадәт кылу йортын, Теле-2 элемтә станциясен карадылар, чишмәнең торышын бәяләделәр. Авыл мәдәният йортында күргәзмә һәм музей, эчке кием тегү һәм маскировка челтәрләрен үрү цехы эше белән таныштылар. Сарсаз-Баграж мәктәбендә шулай ук күргәзмәне, музейны карадылар, шәм ясау буенча мастер-класста булдылар, мәктәп укучылары чыгышын карадылар. Юлда барганда мәдәният йортын, зиратны, часовня һәм яңа юлны карадылар. Семинарның пленар өлеше Урта Баграж авылы мәдәният йортында узды. Катнашучыларны район башлыгы Разиф Кәримов сәламләде. Район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисади үсеш буенча урынбасары Марат Хәбибуллин авыл җирлекләре эшчәнлеген 2024 елның 1нче кварталында аерым күрсәткечләр буенча бәяләүгә анализ ясады. Сарсаз-Баграж авыл җирлеге башлыгы Павел Минеев Баграж авыл җирлегенең 2023 елдагы эшчәнлеге һәм 2024 елга бурычлары турында сөйләде. Семинарда шулай ук «Электрон хуҗалык китабы» системасына белешмәләр кертү эше турында, КФХ башлыклары һәм авыл халкы өчен «Россельхозбанк» АҖенә ташламалы кредитлау параметрлары турында сөйләделәр. Нәтиҗә ясап, Разиф Галиевич мондый семинарларның нәтиҗәлелеген һәм әһәмиятен билгеләде, район авыл җирлекләре башлыкларын көн тәртибенә кертелгән барлык мәсьәләләр буенча эшне активлаштырырга өндәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International