Район башлыгы җирле үзидарә хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

2024 елның 18 апреле, пәнҗешәмбе

2013 елдан башлап ел саен 21 апрельдә Россиядә Җирле үзидарә көне билгеләп үтелә. Бүгенге көндә районда җирле үзидарә органнарында 160тан артык хезмәткәр эшли.

Бүген «Энергетик» мәдәният йортында җирле үзидарә көненә багышланган тантаналы чара узды. Район башлыгы Кәримов Разиф Гали улы бәйрәмдә катнашучыларны якынлашып килүче һөнәри бәйрәмнәре белән котлады, хезмәттәшләренә нәтиҗәле эшчәнлек, ныклы сәламәтлек, бәхет, гаилә иминлеге һәм ачык күк йөзе теләде. Нәтиҗәле хезмәтләре һәм һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан, чарада катнашучы  иң яхшы хезмәткәрләр  бүләкләнделәр. Күпьеллык намуслы хезмәте һәм җирле үзидарә органнарын үстерүгә керткән өлеше өчен,Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты Чыбыклы, Гулькин һәм Югары Шепкә авыл җирлекләре башлыклары Илфат Гадершин, Светлана Инькова, Лилия Камалиевага тапшырылды.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәте район Советының әйдәп баручы белгече Зилә Фәрхетдиновага игълан ителде.

Җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрүдә, җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итүдә һәм күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен, «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы» Ассоциациясенең Мактау грамотасы белән Римма Автомеева - Төги авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, Гөлшат Кашапова - район башкарма комитетының ГХАТ бүлегенең әйдәп баручы белгече бүләкләнделәр. 

Профсоюзга аның устав максатларын һәм бурычларын тормышка ашыруда ярдәм иткәне, «Татарстан Республикасы профсоюз хәрәкәте алдындагы казанышлары өчен» күкрәк билгесе район Советының гомуми бүлегенең баш белгече Ирина Борисовага тапшырылды, Россия Федерациясе дәүләт учреждениеләре һәм җәмәгать хезмәте күрсәтү хезмәткәрләре профсоюзының Татарстан Республика комитетының Мактау грамотасы белән  район Советының иҗтимагый оешмалар, массакүләм мәгълүмат чаралары, милләтара мөнәсәбәтләр  бүлеге баш белгече Алсу Хисмәтуллина бүләкләнде. 

«Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр Советы» Ассоциациясе Рәисенең Рәхмәт хаты - 4,   район башлыгының Мактау грамотасы -7,  район башлыгының Рәхмәт хаты-5;  Башкарма комитет җитәкчесенең Рәхмәт хаты шулай ук 5 кешегә тапшырылды. Чараны «Ялкынлы йөрәкләр» концерт төркеме чыгышлары, Татьяна Давыдова һәм Альбина Габидуллина башкаруында музыкаль номерлар тагын да  бизәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International