«Урманга яхшылык белән барам»

2024 елның 18 апреле, пәнҗешәмбе
«Энҗе» балалар бакчасының зурлар төркемендә экология буенча «Урманга яхшылык белән барам» дигән тематик чара узды. М. Пришвинның хикәяләрен тыңладылар, тере табигать турында презентация карадылар, Татарстан Республикасының Кызыл китабы белән таныштылар. Балалар агачларның, үсемлекләрнең кайбер үзенчәлекләрен, кыргый хайваннарның тормышы турында мәгълүмат белделәр, урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре буенча эмблемалар әзерләделәр. Балалар бакчасы персоналы Р. Ш. Фәрдиев исемендәге паркта беркетелгән территорияне санитар чистарту эшен оештырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International