Бүген район хакимиятенең зур залында Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Кәримов рәислегендә дүртенче чакырылыш район һәм шәһәр советларының утыз тугызынчы утырышы узды. 2023 елда район һәм шәһәр бюджеты үтәлешенә, мөлкәтне муниципаль милектән дәүләт милкенә тапшыруга, Зәй муниципаль районында һәм Зәй шәһәрендә муниципаль хезмәт турындагы нигезләмәгә үзгәрешләр кертүгә, Зәй районының социаль-икътисадый үсеш фондын булдыруга кагылышлы мәсьәләләр каралды. Барлык каралган мәсьәләләр буенча депутатлар карарлар кабул итте һәм алга таба эшләү өчен протоколга кертелде. Утырыш ахырында «Бердәм Россия» партиясенең Зәй җирле бүлекчәсе сәркатибе Разиф Кәримов УАДның 4 хезмәткәренә партия билетлары тапшырды.