“Чиста стадион” акциясе

2024 елның 17 апреле, чәршәмбе
Санитар икеайлык кысаларында бүген “Барс” спорт мәктәбенең егерме биш хезмәткәре “Энергия” стадионында стадион территориясен һәм Казан урамы буенча беркетелгән участокны чистартуга үз өлешләрен кертү өчен җыелды. Перчаткалар, тырмалар һәм чүп капчыклары белән коралланып, акциядә катнашучылар берничә сәгать эчендә 26 кубтан артык чүп-чар - ботаклар, былтыргы яфраклар һәм көнкүреш калдыкларын Казан урамыннан җыйдылар, шулай ук трибуналарның утыргычларын сөртеп чыгу, җиңел атлетика юлларының резина өслекләрен һәм "Энергия" стадионының спорт мәйданчыкларын һава өрдереп чистарту алып барылды. Акциядә катнашучылар стадионда спорт белән шөгыльләнергә яратучы кешеләр табигатькә сакчыл карый башлар, спорт объекты территориясендә пластик шешәләр, банкалар, төргәк кәгазьләре һәм башка чүп-чар калдырмаслар дип өметләнәләр. Шәһәр халкы һәм кунаклары сөенсен өчен, хезмәткәрләр территорияне тәртипкә китерәләр. Һәркайсыбызның чисталыкны саклавы һәм чүпләмәве мөһим! «Благострой» ҖЧҖ җитәкчесе Максим Леонидович Сабановка һәм аның коллективына җиңел атлетика юлларын һәм «Энергия» стадионының спорт мәйданчыкларын чистартуда ярдәм итүләре өчен аерым рәхмәт белдерәләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International