8 сентябрьдә «Старт» спорт-сәламәтләндерү комплексы бассейнында "Экстремизмга-ЮК!" - айлыгы кысаларында, Татарстан Республикасында йөзүнең 100 еллыгына багышланган йөзү буенча "Зәй"спорт мәктәбе" беренчелеге узды. Анда 54 кеше катнашты. Әлеге ярышлар Әлмәт шәһәрендә узачак финал ярышларында катнашу өчен иң көчле катнашучыларны сайлап алу максатыннан үткәрелде.