Зәйдә мәгариф учреждениеләрендә хезмәтне саклау буенча киңәшмә узды

2022 елның 9 сентябре, җомга

Бүген Башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Хаҗипов Р.М. «Зәй муниципаль районы мәгариф учреждениеләрендә хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы» темасына киңәшмә үткәрде. Докладлар белән "Каенкай", "Теремкәй" балалар бакчалары, Югары Шепкә, Сарсаз-Баграж, Поручик мәктәбләре, шулай ук "Балалар иҗаты йорты", "Зәй балалар сәнгать мәктәбе" чыгыш ясады. Киңәшмә барышында хезмәт шартлары һәм хезмәтне саклау торышы, инструктажлар үткәрү, хезмәткәрләрнең хезмәтне саклау таләпләре буенча белемнәрен тикшерү, белем бирү процессының куркынычсызлыгын тәэмин итү, аларның торышын контрольдә тоту, хезмәт шартларын махсус бәяләү, хезмәткәрләрне махсус кием, махсус аяк киеме һәм башка шәхси саклану чаралары белән тәэмин итү, медицина тикшерүләре һ. б. мәсьәләләр каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International