28 нче мартта Мирный бистәсе паркында Кемерово шәһәренең “Кышкы чия” сәүдә үзәгендә һәлак булучыларны искә алу акциясе үтте. Акциядә шәһәр мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә “Миләшкәй” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр дә катнашты. Кемерово шәһәрендә һәлак булучылар истәлегенә һавага шарлар очырттылар.Чарада барлыгы 40 кеше катнашты.
28 мартта илдә Россия Президенты Владимир Путин указы белән матәм көне игълан ителде. Бүген шул вакыйга уңаеннан Зәйдә көндезге сәгать 10да “Энергетик” Мәдәният сарае каршындагы мәйданда коточкыч янгында һәлак булучыларны искә алу чарасы уздырылды. Анда бу вакыйгага битараф булмаган һәркем катнаша ала. Шәһәрнең үзәк мәйданында фаҗигадә һәлак булучыларны искә алу, чәчәкләр салу өчен урын билгеләнде. Иртән иртүк бирегә балалар һәм өлкәннәр кайгы уртаклашырга килә башлады. Алар бирегә чәчәкләр, йомшак уенчыклар китерәләр, шәмнәр куялар. Плакатларда “Кемерово, Зәй синең белән бергә!”, “Онытмыйбыз, кайгырабыз” дигән сүзләр язылган. Теләгән кеше көн дәвамында бирегә килеп, кайгы уртаклаша ала. Кичке сәгать 6да биредә әлеге акция тагында киң колач алды. Бүген Татарстан Республикасында барлык күңел ачу чаралары кичектерелде.
27 мартта Зәй шәһәре башлыгы Е.В.Недошивина катнашуында Зәй шәһәре даими комиссиясенең бюджет-финанс мәсьәләләре, икътисад үсеше һәм муниципаль милек мәсьәләләре буенча даими комиссиясе утырышы узды. Утырышта 2017 елда башкарылган эшләр турында Зәй шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе С.В.Максимов сөйләде. Зәй шәһәре бюджеты үтәлеше хакында финанс-бюджет палатасы рәисе В.Э.Шакирҗанова чыгыш ясады.