ЯҢАЛЫКЛАР


6
март, 2018 ел
сишәмбе
Халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм итү кысаларында бүген башкалабыз Казанның Муса Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театрында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында зур бәйрәм концерты булачак. Аңа республикабызның барлык шәһәр һәм районнарыннан дәүләт бүләкләренә ия аналар һәм күп балалы әниләр чакырылды. Зәйдән әлеге мәртәбәле чарага шәһәр башлыгы урынбасары Елена Недошивина җитәкчелегендәге делегация китте. Алар “Ана даны” медале кавалерлары Ирина Лопатина һәм Рәфидә Гатина, күп балалы әниләр Галина Кузьмина, Наталья Зиннурова, Ирина Хәлимова, Олеся Яковлева, Елена Терентьева һәм Ольга Зотова.
5 нче мартта Кәдердә авыл җирлеге башлыкларының күчмә утырышы булды. Анда район башлыгы урынбасары В.Г.Акатьев, район Башкарма комитеты җитәкчесе И.Ф.Хафизов катнашты. Семинарга килүчеләр Туңылҗа авылында яшәүче фермер Н.Н.Селеверстовның шәхси хуҗалыгы белән таныштылар, Федотово авылындагы чаңгы комплексында, “Факел” балалар ял итү лагеренда,”Кояшкай” балалар бакчасында булдылар. Утырышның пленар өлешен район Башкарма комитеты җитәкчесе И.Ф.Хафизов ачты. Җирлектә эшләнгән эшләргә нәтиҗәне авыл җирлеге башлыгы Р.М.Нуруллин ясады. Авыл җирлекләрендә үзара салым җыю турында район Советының авыл җирлекләре белән эшләүче баш белгече И.Н.Хәбибуллин таныштырды, авыл җирлекләрендә шәхси милекне теркәү нәтиҗәләре белән Зәй районы мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре рәисе Р.Р.Шәйхиев, архитектура һәм шәһәр төзелеше бүлеге башлыгы Р.Р.Исламовалар чыгышы тыңланды. Утырышка нәтиҗәне район Башкарма комитеты башлыгы башлыгы И.Ф.Хафизов ясады.
Конкурста һәркем катнаша ала. Моның өчен, үз сайлау участогыңа килеп, махсус фотозонада волонтерны табарга кирәк. (Казан, 5 март, «Татар-информ», Анна Тарлецкая). 18 мартта Татарстанда сайлау участогына килгән һәр кеше кыйммәтле бүләккә ия булачак. Республикада #айданавыборы дигән фотобәйге уза. Конкурста һәркем катнаша ала. Моның өчен үз сайлау участогыңа килеп, махсус фотозонада волонтерны табарга кирәк. Бәйгедә барлыгы 16 номинация тәкъдим ителгән. Фотоны социаль челтәрдәге үз сәхифәңдә #айданавыборы хэштегы белән урнаштырырга һәм үзең яшәгән шәһәр яки торак пунктның атамасын күрсәтергә кирәк. Әлеге тамга куелган барлык фотолар да айданавыборы.рф сайтында номинацияләр буенча җыелачак. Тавыш бирүдә үзегез дә катнаша, дусларыгыз һәм якыннарыгызга да әйтә аласыз. Иң күп тавыш җыйган кеше һәр бүлектә өч призның берсенә ия булачак. Җиңүчеләрне айпад, айфон, көзгеле фотоаппарат, экшн-видеокамера, гидроскутер, велосипед кебек кыйммәтле бүләкләр көтә. Тавыш бирү 25 март көнне 15.00 сәгатьтә төгәлләнә. Нәтиҗәләр айданавыборы.рф сайтында 26 мартта игълан ителәчәк.
Халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм итү кысаларында бүген башкалабыз Казанның Муса Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театрында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында зур бәйрәм концерты булачак. Аңа республикабызның барлык шәһәр һәм районнарыннан дәүләт бүләкләренә ия аналар һәм күп балалы әниләр чакырылды. Зәйдән әлеге мәртәбәле чарага шәһәр башлыгы урынбасары Елена Недошивина җитәкчелегендәге делегация китте. Алар “Ана даны” медале кавалерлары Ирина Лопатина һәм Рәфидә Гатина, күп балалы әниләр Галина Кузьмина, Наталья Зиннурова, Ирина Хәлимова, Олеся Яковлева, Елена Терентьева һәм Ольга Зотова.
Ел саен Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан башкалабыз Казанда “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашыннан” республика бәйгесенә йомгак ясала. Кичә бәйгенең төбәк турларында төрле номинацияләрдә җиңү яулаган биш райондашыбыз - Ольга Дубровина, Энҗе Әхмәтҗанова, Ирина Эсауленко, Гүзәл Хәлиуллина һәм Владислав Тыткин Казан шәһәренең Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында Татарстан Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев белән очрашу тантанасында булып кайттылар.
Зәйдә ир- ат командалары арасында волейбол буенча Татарстан Республикасы зона чемпионаты үтте. Анда республиканың 14 районыннан спортсменнар катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча, Зәй районы командасы 2 нче урынны алды. Җыелма команданы ярышларга Виктор Шибельбайн әзерләде.
Казанда ирекле көрәш буенча Татарстан беренчелегенә ярышлар узды. Анда 2001-2002 нче елларда туган яшүсмер һәм кызлар катнашты. Зәйдән Илназ Латыйпов җиңүче дип табылды. Ләйсән Хүҗина 2 нче урынга лаек булды. 3 нче урынны үз үлчәү берәмлекләрендә Марат Шарипов, Данил Чайка,Иван Ковалев һәм Әлинә Вәлиәхмәтовалар алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International