Зәй муниципаль районы башлыгы Р.Г.Кәримов исеменнән, Зәй ветераннар Советы рәисе М.С.Хүҗин, бүгенге көндә Зәй шәһәрендә яшәүче Йосыфова Рәисә Исмагыйл кызын 90 яшьлек юбилее белән котлады. Юбилярны котлауда мәдәният йортының автоклуб хезмәткәрләре, район массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре дә катнашты.