ЯҢАЛЫКЛАР


20
февраль, 2017 ел
дүшәмбе
Бүген хакимияттә стандарт булмаган хәлләр буенча комиссия утырышы узды . Киңәшмәгә бурычлары булган хезмәткәрләрнең җитәкчеләре чакырылган иде. Барлык җитәкчеләргә бурычларны бетерү өстендә эшләүнең мөһимлеге турында тагын бер кат искәртелде. Районада торак- коммуналь хезмәтләр өчен җыю җитди контрольда тора.
Зәй политехник колледжы студентлар отряды активистлары II республика яшьләр хезмәт отрядлары форумында катнашты. “Сүз белән түгел, эш белән!” дип исемләнгән форумда безнең студентлар отряды штабы яшәү урыны буенча балалар ялын оештыру проекты өчен махсус приз белән бүләкләнде. Алга таба колледжның студентлар отряды штабы яшьләр эшләре идарәсе белән берлектә хезмәт отрядлары юнәлешләрен киңәйтергә исәп тота.
18-19 февральдә Биектау район үзәгендәге спорт сараенда яшүсмерләр арасында «Сабантуй» газетасы призына республика турниры узды. Анда “Зәй” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбеннән бер төркем яшүсмер көчләрен сынады. Югары Пәнәчедән Альберт Сәхабиев үз авырлык үлчәвендә чемпион калды. Узган ел Альберт Мамадышта яшүсмерләр арасында «Сабантуй» газетасы призына узган республика турниры һәм Россия беренчелегенә ярышларда чемпион калган иде. Аны ярышларга тренер Айрат Минһаҗев әзерләде.
Узган җомгада Түбән Камада Зәй якташлык җәмгыятенең 15 еллыгы уңаеннан “Көчле рухлы туган ягым” дип исемләнгән кичә узды. Анда Зәйдән башкарма комитет җитәкчесе Илнар Хафизов җитәкчелегендә делегация катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International