Зәйдә алимент мәсьәләләре буенча гражданнар кабул ителәчәк

2019 елның 2 августы, җомга
6 августта 16.00 сәгатьтә хакимият бинасында (69 кабинет, 3 кат) алиментлар сораулары буенча гражданнар кабул ителәчәк. Гражданнарны кабул итүдә суд приставлары хезмәте, опека һәм попечительлек бүлеге, мәшгульлек үзәге, полиция, прокуратура, хакимият һәм социаль яклау вәкилләре кергән комиссия белгечләре катнашачак. Кабул итүгә алдан язылу (8-85558) 7-07-66, 3-41-31 телефоннары буенча башкарыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International