04.02.2021 ел №6 "Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районының Зәй шәһәрендә мәет җирләү буенча хезмәтләр күрсәтүнең гарантияләнгән исемлеге нигезендә күрсәтелә торган хезмәтләрнең бәясен раслау турында"

Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре Башкарма комитетының 04.02.2021 ел 6 карары

Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районының Зәй шәһәрендә мәет җирләү буенча хезмәтләр күрсәтүнең гарантияләнгән исемлеге нигезендә күрсәтелә торган хезмәтләрнең бәясен раслау турында

 «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 06 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль закон, «Күмү һәм җирләү эше турында» 1996 елның 12 гыйнварындагы 8-ФЗ номерлы Федераль закон, «Татарстан Республикасында күмү һәм җирләү эше турында» Федераль законны гамәлгә ашыру чаралары хакында» 2007 елның 18 маендагы 196 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары, «2021 елда түләүләр, пособиеләр һәм компенсацияләрне индексацияләү күләмен раслау турында» 2021 елның 28 гыйнварындагы 73 номерлы Россия Федерациясе Хөкүмәте карары нигезендә, Зәй муниципаль районының Зәй шәһәре Уставына таянып, Зәй муниципаль районының Зәй шәһәре башкарма комитеты

карар бирә:

  1. 2021 елның 01 февраленнән Зәй муниципаль районының Зәй шәһәрендә мәет җирләү буенча хезмәтләр күрсәтүнең гарантияләнгән исемлеге нигезендә күрсәтелә торган хезмәтләрнең бәясен 6424,98 сум күләмендә, 1-нче һәм 2-нче кушымталар нигезендә, билгеләргә һәм гамәлгә кертергә.
  2. Әлеге карар 2021 елның 1 февраленнән барлыкка килгән хокук мөнәсәбәтләренә кагыла.
  3. “Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районының Зәй шәһәрендә мәет җирләү буенча хезмәтләр күрсәтүнең гарантияләнгән исемлеге нигезендә күрсәтелә торган хезмәтләрнең бәясен раслау турында” 2020 елның 31 гыйнварындагы 20 номерлы Зәй муниципаль районының Зәй шәһәре башкарма комитеты карары үз көчен югалткан дип танырга.
  4. Әлеге карарны массакүләм мәгълүмат чараларында бастырып чыгарырга, Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырырга.
  5. Карарның үтәлешен контрольдә тотуны үземдә калдырам.

Башкарма комитет

җитәкчесе                                                                               Р.Р. Садртдинов

 

 

 

 

 ТР Зәй муниципаль районы

Зәй шәһәре башкарма комитетының

2021 елның «____» ___________

 ___ номерлы карарына

            1 нче кушымта

 

 

2021 елның 01 февраленнән

Зәй муниципаль районының Зәй шәһәрендә мәет җирләү буенча гарантияләнгән хезмәтләр исемлеге буенча күрсәтелә торган хезмәтләрнең

бәяләре

 

Хезмәт күрсәтүләрнең исеме

Хезмәт күрсәтүләрнең бәясе (сумнарда)

1. Мәетне җирләү өчен кирәкле документларны рәсмиләштерү

 

0

2. Мәетне җирләү өчен кирәкле табут һәм башка предметларны бирү һәм китерү

2 443,73

3. Мәрхүмнең гәүдәсен (җәсәден) зиратка илтү

 

1044,51

4. Мәетне җирләү (кабер казу һәм күмү)

2 936,74

 

Барысы

 

6 424,98

 

 

 

 

ТР Зәй муниципаль районы

Зәй шәһәре башкарма комитетының

2021 елның «____» ___________

 ___ номерлы карарына

            2 нче кушымта

 

2021 елның 01 февраленнән

Зәй муниципаль районының Зәй шәһәрендә мәет җирләү буенча гарантияләнгән хезмәтләр исемлеге буенча күрсәтелә торган хезмәтләрнең

бәяләре

 

Хезмәт күрсәтүләрнең исеме

Хезмәт күрсәтүләрнең бәясе (сумнарда)

1. Мәетне җирләү өчен кирәкле документларны рәсмиләштерү

 

0

2. Мәетне кәфенләү

 

670,08

3. Мәетне җирләү өчен кирәкле табут һәм башка предметларны бирү һәм китерү

1823,71

4. Мәрхүмнең гәүдәсен (җәсәден) зиратка илтү

 

1019,54

5. Мәетне җирләү (кабер казу һәм күмү)

2911,65

 

Барысы

 

6 424,98

 

doc
Скачать текст
DOC, 55.5 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International