Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре башкарма комитетының 2020 елның 29 июнендәге 101 номерлы карары
«Зәй муниципаль районының Зәй шәһәре территориясендә стационар булмаган сәүдә объектларын һәм җәмәгать туклануы объектларын урнаштыру тәртибе турында нигезләмәне раслау хакында» 2017 елның 21 августындагы 196 номерлы Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре башкарма комитеты карарына үзгәрешләр кертү турында
«Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 06 октябрендәге 131-ФЗ номерлы федераль закон, «Россия Федерациясендә сәүдә эшчәнлеген дәүләт тарафыннан җайга салу нигезләре турында» 2009 елның 28 декабрендәге 381-ФЗ номерлы федераль закон, «Муниципаль милектәге җирләрдә һәм җир кишәрлекләрендә, шулай ук дәүләт милке чикләнмәгән җирләрдә һәм җир кишәрлекләрендә стационар булмаган сәүдә объектларын урнаштыру тәртибен раслау турында» 2016 елның 13 августындагы 553 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә, Зәй муниципаль районы Уставына таянып, Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районының Зәй шәһәре башкарма комитеты
карар бирә:
1.1. 5.1 пунктның 1 пунктчасын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:
«1) стационар булмаган сәүдә объектларын урнаштыру схемасында каралган урында элек урнаштырылган стационар булмаган сәүдә объектын яңа срокка урнаштырганда стационар булмаган сәүдә объектын урнаштыруга элек төзелгән шартнамә буенча үз йөкләмәләрен тиешенчә үтәгән хуҗалык субъектын урнаштыру.
Стационар булмаган сәүдә объектын урнаштыру өчен элек төзелгән килешү буенча йөкләмәләрнең тиешенчә үтәлмәве булып әлеге нигезләмәнең 6.5 пунктының 1, 2, 4 пунктчаларында күрсәтелгән шартларның булуы тора.»;
1.2. Карар белән расланган Зәй муниципаль районының Зәй шәһәре территориясендә стационар булмаган сәүдә объектларын урнаштыру тәртибе турында нигезләмәнең 5.1 пунктындагы 2 пунктчасын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:
«2) 2015 елның 1 мартына гамәлдә булган җир кишәрлеген арендалау шартнамәсе буенча үз йөкләмәләрен тиешенчә үтәгән һәм стационар булмаган сәүдә объектын урнаштыруны күздә тоткан, элек шул ук урында хуҗалык итүче субъект тарафыннан урнаштырылган стационар булмаган сәүдә объектын урнаштыру
Стационар булмаган сәүдә объектын урнаштыру өчен җир кишәрлеген арендалау шартнамәсе буенча элек төзелгән йөкләмәләрне тиешенчә үтәмәү булып килешүнең гамәлдә булу чорында аренда түләве (шул исәптән пеня) буенча бурыч булу, шулай ук стационар булмаган сәүдә объектын урнаштыруга шартнамә төзү турында гариза бирелгән вакытка җир кишәрлегеннән фактта файдалануга түләү буенча бурыч тора.
Бер урынга ике һәм аннан күбрәк заявка булган очракта, стационар булмаган сәүдә объектын урнаштыруга шартнамә күрсәтелгән урынга торглар үткәрмичә шартнамә төзү хокукына ия дәгъвачылар арасында торглар нәтиҗәләре буенча төзелә.»;
1.3. 6.5 пунктның 3 пунктчасын төшереп калдырырга;
1.4.Зәй муниципаль районының Зәй шәһәре территориясендә стационар булмаган сәүдә объектларын урнаштыруга шартнамә төзү хокукына аукцион оештыру һәм уздыру турында нигезләмәнең 8.4.2 пунктында «мөрәҗәгать итүче мөһере белән таныкланган» сүзләреннән соң «(мөһер булганда, шулай ук мөһерне куллану федераль законда каралган очракта)» сүзләрен өстәргә.
Башкарма комитет
җитәкчесе А.В. Петров