01.04.2020 ел №61 "Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре муниципаль берәмлегенең салым чыгымнары исемлеген төзү һәм муниципаль берәмлекнең салым чыгымнарын бәяләү тәртибен раслау турында"
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре Башкарма комитетының 01.04.2020 ел №61 карары
Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре муниципаль берәмлегенең салым чыгымнары исемлеген төзү һәм муниципаль берәмлекнең салым чыгымнарын бәяләү тәртибен раслау турында
Россия Федерациясе Бюджет кодексының 174.3 статьясының 2 пункты, "Россия Федерациясе субъектларының һәм муниципаль берәмлекләрнең салым чыгымнарын бәяләүгә гомуми таләпләр турында" 2019 елның 22 июнендәге 796 номерлы Россия Федерациясе Хөкүмәте карары нигезендә,
карар бирәм:
- Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре муниципаль берәмлегенең салым чыгымнары исемлеген төзү һәм муниципаль берәмлекнең салым чыгымнарын бәяләү тәртибен әлеге карарга кушымта нигезендә расларга.
- Әлеге карарны Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында (PRAVO.TATARSTAN.RU) һәм Зәй муниципаль районы сайтында урнаштырырга.
- Карар рәсми басылып чыккан көненнән үз көченә керә.
- Карарның үтәлешен контрольдә тотуны үземдә калдырам.
Башкарма комитет җитәкчесе А.В. Петров
doc
Скачать текст
DOC, 185.5 Кб