Яңа уку елы белән - Белем көне белән!

Кадерле укытучылар, тәрбиячеләр, әни-әтиләр, студентлар, укучылар, быел беренче мәртәбә мәктәп бусагасын атлап керүчеләр!

 

Сезне яңа уку елы башлану – Белем көне белән чын күңелдән котлыйм.

1 сентябрь халыкның гомуми бәйрәме булды һәм шулай булыр да. Әлеге көн һәркем өчен бердәй кадерле, якын. Балачак, үсмерчакның иң якты хатирәләре мәктәп еллары белән бәйле. 1 сентябрь – ул укытучы, педагог, тәрбиячеләр белән дулкынландыргыч очрашулар булган өчен кенә түгел, буяу исе килеп торган парта, идән, диварлары белән сезне көтеп торган көн буларак та кадерле.

Быел 1нче класска килүчеләр өчен бу көн аеруча истәлекле. Мәктәп бусагасын яңа уку елында 550 бала атлап керәчәк, аларның 441е – шәһәрдә, 109ы – авылларда. 137 укучы политехник колледжның I курс студенты булды.

Бүген шунысы ачык, шәхес өчен мөһим сыйфатлар булып, инициативалы булу, иҗади фикер йөртү һәм катлаулы хәлләрдән чыгуның стандарт булмаган юлларын таба белү тора. Мондый сыйфатларны мәктәп яшеннән тәрбияләүгә юнәлтелә бөтен көч. Без муниципаль районның яшь гражданины тирән белем алсын һәм үз талантын эшкә җигә белсен өчен мөмкин булганның барысын да эшләргә тиеш.

Алга таба да үзләренең зирәклеге, тәҗрибәсе, талантына таянып, безнең укытучылар яшь буынны укыту һәм тәрбияләүдә барысын да эшләр дип ышанам.

Әлеге бәйрәм көнендә барлык укучыларга белем нигезләрен тырышып, кызыксынып үзләштерүләрен телим.

Укытучылар, мәгариф системасы хезмәткәрләренә сайлаган һөнәрләренә тугры калып, җиңел булмаган хезмәттә тырыш-түзем булганнары өчен рәхмәт белдерәм.

Быелгы уку елы яңа иҗади ачышлар һәм җиңүләр елы булсын. Сезгә нык сәламәтлек, бәхет, хыялларыгызның тормышка ашуын телим. Бәйрәм белән! Хәерле сәгатьтә!

 

 

Т. В. Воропаева, муниципаль район башлыгы.

Соңгы яңарту: 2013 елның 30 августы, 09:53

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International