Хөрмәтле агросәнәгать комплексы хезмәтчәннәре, ветераннар!
Сезне чын күңелдән Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлыйм.
Әлеге бәйрәм туган җирен яраткан кешеләрне берләштерә. Югары һөнәри осталык, сайлаган эшкә тугрылык, энтузиазм һәм хезмәт сөю, үз-үзеңне аямау кебек сыйфатлар хас авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә. Авыл хезмәтчәннәренең көйле һәм төгәл эше нәтиҗәсендә районда быел ярыйсы гына уңыш үстерелеп, җыеп алынды. 42 мең гектар бөртекле культураларның һәр гектарыннан 22,4 центнер уңыш җыелып, 93,6 мең тонна ашлык суктырылды. Бу – республикада өченче күрсәткеч. Терлекләрне кышлату өчен җитәрлек күләмдә азык әзерләнде. Районыбыз кырларында фирмалы культура – шикәр чөгендерен җыеп алу дәвам итә. Аны үстерү өчен чөгендерчеләребез зур тырышлык куйды. Бүген үстерелгән шикәр чөгендеренең 50 проценты җыелды, уңыш гектарыннан 420 центнер тәшкил итә. Шикәр заводы да күрсәткечләрен елдан-ел арттыра бара. 2012 ел эш нәтиҗәләре буенча ул Россиядә иң яхшы предприятие дип танылды.
Президент һәм хөкүмәтебез авылда тормыш сыйфатын яхшырту өчен мөмкин булганның барысын да эшли. Белгечләр һәм яшь гаиләләргә торак төзү һәм үз бизнесларын булдыру өчен субсидия бирелә.
Районда авыл хуҗалыгы юнәлешендә 105 фермер хуҗалыгы исәпләнә. Авыл икътисадының кече секторында терлекчелекне үстерүдә кул хезмәтеннән китү, республикада авыл тормышын саклап калуда технологияле гаилә фермалары төзүгә өмет баглана.
Хөрмәтле кырларда һәм фермаларда хезмәт куючылар, эшкәртү белән шөгыльләнүчеләр! Сезнең барыгызга да сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, яңа хезмәт җиңүләре телим. Сезнең җиңел булмаган, игелекле хезмәтегез алдында баш иям.
Тирән хөрмәт белән район башлыгы Т.В.Воропаева
Соңгы яңарту: 2013 елның 12 октябре, 15:52