Хөрмәтле зәйлеләр!
Сезне чын күңелдән Россия Конституциясе көне белән тәбрик итәм!
Конституция - Россиянең сәяси, икътисади, социаль һәм хокукый системасы үсешенең иң мөһим юнәлешләрен билгеләүче төп документ. Илнең Төп Законын кабул итү, милләтенә, чыгышына, диненә карамастан, һәр кешенең хокукларын, иреген һәм тигезлеген раслады.
Без барыбыз да Россияне көчле, алга киткән, чәчәк атучы ил итеп күрергә телибез. Бу максатка ирешү безнең һәрберебезгә бәйле, мөһим законның төп нигезләмәләрен тормышка ашыру өчен без үз көчебезне һәм сәләтләребезне тулысынча кулланырга омтылырга тиеш.
Конституция белән билгеләнгән потенциал киләчәктә дә җәмгыятьнең икътисади, мәдәни, рухи үсешенә ярдәм итсен, ә бөек илебез, туган республикабыз һәм районыбыз өчен патриотик һәм горурлык хисләре безне бүген дә, киләчәктә дә берләштерсен. Барыгызга да ныклы сәламәтлек һәм рух күтәренкелеге, бәхет һәм иминлек, оптимизм һәм киләчәккә ышаныч, тынычлык, татулык телим.
Зәй муниципаль районы башлыгы Р.Г. Кәримов