Хөрмәтле зәйлеләр!
Сезне Халыклар бердәмлеге һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көннәре белән котлыйм.
Әлеге ике бәйрәм күпмилләтле илебезнең халыклары бердәмлеген гәүдәләндерә һәм тупланганлык символы, чын ватанпәрвәрлек, гражданлык җаваплылыгы үрнәге булып тора. Яшебез, дингә инануыбыз, һөнәребез, мәнфәгатьләребез төрле булуга карамастан, без - ил язмышы өчен зур җаваплылык тойган бердәм халык. Бердәм тырышлык белән генә хезмәттә, иҗатта үз мөмкинлекләребезне гамәлгә ашырырдай цивилизацияле гражданлык җәмгыяте төзи алабыз.
Россия төбәкләре арасында икътисади яктан алга киткән респуликаларның берсе буларак, Татарстанның 1992 елның 6 ноябрендә кабул ителгән Татарстан Республикасы Конституциясе белән билгеләнгән ил тарихында аерым урыны һәм федератив мөнәсәбәтләр системасында әһәмиятле үз роле бар. Бу көн - республика тарихында иң әһәмиятле даталарның берсе. Татарстан Республикасы Конституциясе гражданнарның хокуклары һәм ирекләренең ышанычлы гаранты булды һәм булачак. Ул җирле үзидарә үсеше һәм һәркемнең иминлеге нигезе булып тора.
Татарстан елдан-ел үзенең ышанычлы үсештә булуын, өлгергәнлеген күрсәтеп килә. Без - бөтен уңайлыклары булган йортлар, медицина үзәкләре, авыл клублары, балалар бакчалары төзелүнең, юллар салынуның, фән һәм мәгариф үсешенең шаһитлары. Боларның барысы нигезендә Татарстан Республикасы Конституциясе торган республикабыз өчен горурлык хисләрен тагын да ныгыта.
Хөрмәтле зәйлеләр, барыгызга да тынычлык, сәламәтлек, йортларыгызга иминлек телим. Бәйрәмнәр илебез, республикабыз, районыбызның үсүе, чәчәк атуы өчен безне тагын да берләштерсен.
Разиф Кәримов, Зәй районы башлыгы