Хөрмәтле авыл хезмәтчәннәре, агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре!
Һөнәри бәйрәмегез - Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү промышленносте хезмәткәрләре көне уңаеннан ихлас котлауларымны кабул итегез!
Агропромышленность комплексы - илнең, республикабызның икътисады нигезе булып тора, шунлыктан һәммәбез өчен дә авыл хуҗалыгын үстерү өстенлекле юнәлешләрнең берсе. Урып - җыю кампаниясе Татарстанны бөртеклеләрдән мул уңыш белән куандырды. Моңа авыл хуҗалыгына заманча технологияләр кертелү, эре инвестицияләү программаларын гамәлгә ашыру нигезендә ирешелде. Сүз дә юк, монда сезнең югары һөнәри осталыгыгыз, эшегезгә бирелгәнлегегез, данлы традицияләргә тугры булуыгыз, эшне көйле итеп алып баруыгыз да зур роль уйнады. Сезнең фидакарь хезмәтегез-зәйлеләрнең тормыш дәрәҗәсен тагын да яхшыртуга нигез, Ватаныбыз үсешенә керткән саллы өлеш.
Районыбыз агропромышленность комплексы үсешенә нигез салган авыл хуҗалыгы ветераннары аерым хөрмәткә һәм ихтирамга лаек.Куйган хезмәтегез, яшьләргә биргән тәҗрибәгез өчен рәхмәт. Без бергәләп авылны тагын да үстерербез, хезмәтне дәрәҗәле итәрбез.
Бүгенге бәйрәм көнендә сезгә нык сәламәтлек, бәхет, хезмәтегездә яңа уңышлар телим. Һәр туар көн игелекле гамәлләр белән тулы булсын, куйган хезмәт лаеклы яшәү мөмкинлеге бирсен. Бәйрәм белән сезне!
Разиф Кәримов, район башлыгы.