Хөрмәтле зәйлеләр!
Кадерле Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, районыбыз кунаклары!
Сезне чын күңелдән милли горурлыгыбыз, хәтерләрдән җуелмас бәйрәм - Җиңүнең 70 еллыгы белән котлыйм. Һәркем өчен изге саналган бу көндә без кешелек тарихындагы канкойгыч авыр сугышта җиңеп, безгә тынычлык һәм ирек яулаган ватандашларыбызның батырлыгы алдында баш иябез. Ул көннәрнең даны мәңге сүрелмәс, иксез-чиксез сугыш кырларында ятып калган Ватаныбызның батыр уллары һәм кызлары халык хәтереннән җуелмас. Еллар үткән саен сугыш чоры бездән ерагая барса да, хәтер яши, безнең бурыч - Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны искә алу, арабызда яшәүче җиңү солдатларына кадер-хөрмәт күрсәтү.
Хөрмәтле ветераннар, без сезнең алда мәңгелек бурычлы, сезнең иминлекне кайгырту беренче урында тора.
Зәйдән Бөек Ватан сугышына 11 меңнән артык кеше китә, шуларның 7410сы сугыш кырларында башларын сала.
Илебезне фашистлардан азат итүдә районыбызның тыл хезмәтчәннәре дә зур өлеш кертә, алар фронтны икмәк, ит, транспорт һ.б. белән тәэмин итеп тора.
Кадерле сугыш һәм хезмәт ветераннары! Батырлыгыгыз, фидакарьлегегез, рухи ныклыгыгыз өчен рәхмәт, сез авыр сынауларны үтеп, җиңү яуладыгыз, безгә тыныч тормыш бүләк иттегез. Бүген безнең арада булуыгыз белән горурланабыз!
Истәлекле көндә хөрмәтле ветераннарыбыз, зәйлеләргә сәламәтлек, имин тормыш телим.
Тирән хөрмәт белән район башкарма комитеты җитәкчесе Разиф Кәримов.