Хөрмәтле зәйлеләр һәм шәһәребез кунаклары!
Сезне Яз һәм Хезмәт бәйрәме уңаеннан котлыйм. 1 Май хезмәт һәм яңарышны гәүдәләндерүче, хезмәт кешесенә хөрмәт һәм хәзерге җәмгыятьнең социаль кыйммәтләрен раслаучы бәйрәм булып тора. Бүген хаки-мият, бизнес, сәяси партияләр һәм иҗтимагый оешмаларның бердәм тырышлыгы икътисад һәм социаль өлкәнең динамик төстә үсешен, гражданнарның югары сыйфатлы тормышын, иҗтимагый-сәяси хәлнең тотрыклылыгын тәэмин итүгә юнәлдерелгән. Намуслы хезмәт һәм эшне югары дәрәҗәдә оештыру район, республика, гомумән, илнең үсүе, чәчәк атуына һәм яңа уңышларга нигез булып торуына мин ышанам.
2015 ел безнең өчен үзенчәлекле – без горурлык һәм өлкән буынга тирән хөрмәт белән Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтәргә әзерләнәбез. Хөрмәтле ветераннарыбыз, сезгә алдагы көнгә ышаныч, бетмәс энергия, озын гомер, туганнарыгыз һәм якыннарыгызның күңел җылысын тоеп яшәвегезне телим.
Хөрмәтле зәйлеләр, бәйрәм уңаеннан чын йөрәктән чыккан котлауларымны кабул итегез. Сезнең һәммәгезгә дә күтәренке кәеф, нык сәламәтлек, гаилә иминлеге телим. Яз һәм Хезмәт бәйрәме бары тик шатлык-куанычлар, яңа башлангычларыгызда уңышлар алып килсен, илебез тагын да үссен, ныгысын.
Хөрмәт белән район башкарма комитеты җитәкчесе Разиф Кәримов.