Изге бәйрәм - Корбан гаете белән!

Хөрмәтле мөселманнар!

 

Барыгызны да изге бәйрәм - Корбан гаете белән котлыйм.

Үзенең тамырлары белән меңьеллык ислам мәдәнияте традицияләренә барып тоташучы Корбан гаете шәфкатьлелек, игелеклелек, бербереңә хөрмәтне гәүдәләндерә, дингә ышанучы һәр кешедә сафлык, ышанычны сакларга ярдәм итә.

Корбан бәйрәме - ул рухи яктан чистарыну һәм изге гамәлләр вакыты. Гомер иткәндә безнең һәркайсыбыз хезмәтендә уңышлар, рухи ныклык, гаилә иминлеге, тынычлык теләп, Ходайга мөрәҗәгать итә. Игелеккә чын күңелдән ышану һәм гаделлек белән әҗер кайтару бәйрәмнең югары гу-манлылык асылы булып тора.

Бүген Татарстан мөселманнары общинасы, шул исәптән муниципаль районныкы да, иң яхшы ислам традицияләренә бирелгәнлекне саклап, җәмгыятьтә югары әхлак кыйммәтләрен ныгытуда әһәмиятле роль уйный, милләтне рухи яктан яңарту, дингә инанучылар берлекләрен ныгыту мәсьәләләрендә актив позиция алып тора. Шәһәр-район мөселманнары киләчәктә дә толерантлык һәм дини-әхлакый камиллеккә ирешү принципларына нигезләнеп, халкыбызның күп гасырлык бай мирасын торгызу һәм үстерүдә, этноконфессиональ хезмәттәшлекне ныгытуда, тынычлык һәм иминлекне саклауда үз өлешен кертер дип ышанам.

Бу изге бәйрәм һәр йортка шатлык һәм тынычлык алып килсен, барлык өмет-хыяллар чынга ашсын, һәркемнең күңелен игелек, канәгатьлек хисләре белән баетсын.

Сезнең һәммәгезгә сәламәтлек, бәхет, иминлек телим.

 
 
Разиф Кәримов, башкарма комитет җитәкчесе вазифаларын башкаручы

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International