Белем көне белән!

Кадерле дуслар!

 

Барлык укучылар, аеруча беренче сыйныфка баручыларны, студентлар, укытучылар, тәрбиячеләр һәм әти-әниләрне Белем көне һәм яңа уку елы башлану белән чын күңелдән котлыйм!

Безнең һәркайсыбызның мәктәп бусагасын атлап кергән, парта арасына утырган, беренче укытучы белән очрашкан онытылмаслык 1 сентябре бар.

Быел да 1 сентябрьдә меңләгән яшь татарстанлы мавыктыргыч белем дөньясы белән танышу, үзе өчен аның чиксез киңлекләрен ачу дулкынландыргыч мизгелләрен кичерәчәк.

Быел Зәй районында парта арасына 570 бала (480е -шәһәрдә, 90ы - авылда) беренче мәртәбә утырачак. Политехник колледжда 180 егет һәм кыз беренче курс студенты булачак. Өлкәнрәк укучылар, белем эстәп, танып белүне киңәйтеп, белем биеклекләренә авыр, әмма мавыктыргыч юлны дәвам итәчәк.

Бүгенге көндә шәхеснең мөһим сыйфатлары булып инициативалы булу, иҗади фикер йөртү һәм стандарт булмаган чишү юлларын таба белү тора.

Муниципаль районның һәр яшь гражданины төпле белем алсын һәм талантын күрсәтә алсын өчен без барысын да эшләячәкбез.

Бу бәйрәм көнендә барыгызга да укуга, яңаны белүгә, даими камилләшүгә омтылу теләгенең сезне гомер буена ташламавын телим.

Укытучылар, мәгариф системасы хезмәткәрләренә үз эшенә бирелгәнлек, җиңел булмаган хезмәтне башкаруда түземлелек һәм тырышлыклары өчен аеруча рәхмәт. Алар-ның алга таба да зирәклек, талант һәм тәҗрибәгә таянып, киләчәк буынны укыту һәм тәрбияләү өчен барысын да эш-ләячәкләренә шигем юк.

Быелгы уку елы яңа иҗади уңышлар һәм җиңү яулау елы булсын. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, күтәренке кәеф, бәхет һәм иминлек телим!

Бәйрәм белән, минем кадерлеләрем һәм хәерле юл!


Т. В. Воропаева,

муниципаль район башлыгы


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International