Ураза бәйрәме белән!

Хөрмәтле мөселманнар!

 
Сезне чын күңелдән Ураза бәйрәме белән котлыйм.

Мөселман дөньясында иң олы, иң изге бәйрәмнәрнең берсе буларак, Ураза бәйрәме изге Рамазан аеның төгәлләнүен белдерә. Бу айда барлык уй-ниятләр бер-беребезгә рәхим-шәфкать күрсәтүгә һәм игелек кылуга юнәлтелә. Әлеге мәңгелек кыйммәтләр рухи чисталыкка һәм яңарышка омтыла, үз гамәлләреңнең мәгънәсен аңлап яшәү киләчәккә өмет тудыра, бер-береңне яхшырак аңларга ярдәм итә.

Район мөселманнары, Татарстан җирендә яшәүче башка мөселманнар кебек үк, агарту эшчәнлеге белән яшь буынны тәрбияләүдә, милләтара һәм конфессияара татулыкны, халыклар арасында тынычлык һәм дуслыкны ныгытуда актив катнашалар, яхшылыкка, гаделлеккә, мәрхәмәт кылуга һәм барлык халыкларны рухи берләштерүгә өндиләр.

Ураза бәйрәме йортларыбызга шатлык һәм күңел тынычлыгы алып килсен, рухи кыйммәтләр үсеп килүче буынга юнәлеш бирсен. һәм болар туган республикабыз, районыбызның ныклы нигезе булып торсын. Сезгә чын күңелдән иминлек, сәламәтлек, бәхет телим.

 
 
Татьяна Воропаева, муниципаль район башлыгы.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International