Халык бәйрәме – Сабантуй белән!

Хөрмәтле зәйлеләр, шәһәребез кунаклары!

 

Сезне халык бәйрәме – Сабантуй белән котлыйм. Әлеге бәйрәм һәрвакыт сөенеп көтеп алынды һәм шулай дәвам итәр. Сабантуй мәйданы төрле милләт һәм дин вәкилләрен берләштерә, тынычлык, иминлекне ныгытуга ярдәм итә.

Сука бәйрәме буларак, күп еллар элек барлыкка килгән бәйрәм җирнең уянуын, җир кешесенең хезмәтен, кунакчыллыгын, дуслыкны гәүдәләндерә. Бу көндә татар халкының үзенчәлекле бай мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре күрсәтелә, бәя бирелә. Мәдәният елында Сабантуйны бәйрәм итү башкача яңгыраш ала.

Нәтиҗәле хезмәтләре өчен ару-талуны белмәс авыл хезмәтчәннәренә чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Безнең горурланырлык эшләребез бар – сезнең тынгысызлыгыгыз нәтиҗәсендә язгы кыр эшләре оптималь срокларда сыйфатлы итеп башкарылды, киләсе ел уңышына ныклы нигез салынды. Җиңел булмаган, игелекле хезмәтегез алдында баш иям.

Барыгызга да сәламәтлек, бәхет, иминлек, уңышлар телим. Кабатланмас бәйрәм рухы тормыш оптимизмы бирсен. Халыкның яраткан, көтеп алган бәйрәме шатлык кына китерсен, ял, бәйрәм туган ягыбызның тагын да үсеше өчен яңа идеяләргә рухландырсын.

 

Татьяна Воропаева, муниципаль район башлыгы.




Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International