Халыкара балалар көне белән!

Кадерле яшь зәйлеләр, әти-әниләр!

 

1 июньдә без һәркайсыбыз өчен кадерле бәйрәмнәрнең берсе - Халыкара балалар көнен билгеләп үтәбез. Бу көн безгә -өлкәннәргә - балалар мәнфәгатен кайгыртканда, алар яссылыгына төшкәндә генә, тормышларын бәхетле итәчәгебез турында искәртә. Көндәлек көчен, хезмәтен балалар тәрбияләүгә биргән әти-әниләргә, мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләренә рәхмәт белдерәм. Әти-әни тәрбиясеннән ятим калганнар турында кайгыртучыларга без аеруча хөрмәтле. Чит балаларны үз канаты астына алып, аларга әти-әни назы бирүчеләргә дә без чиксез рәхмәтле.

Әни булуны, балачакны саклау, җәмгыятебезнең яшь әгъзалары турында кайгырту, яшьләр белән эшләү район Советы һәм башкарма комитетның һәрчак өстенлекле эш юнәлеше булды. Муниципаль районда озак еллар яшь буынның һәрьяклап үсеше, сыйфатлы белем алуы өчен шартлар тудыруда күп кенә програм-малар тормышка ашырыла.

Хөрмәтле зәйлеләр! Иң җылы котлауларымны кабул итегез. Сезгә сәламәтлек, иминлек, кояшлы көннәр телим. Безнең дәвам-чыларыбызның балачагы кайгы-хәсрәтсез булсын, гел шатлыктан гына торсын, кайгыртучан кешеләре һәрчак яннарында булсын. Балаларның көләч йөзле, сәламәт булуыннан да зур бәхет юк.

Кадерле балалар, сезгә тырышып белем алу, ял итү, спорт белән шөгыльләнү өчен районда бөтен мөмкинлекләр тудырылган. Сездән сәламәт булып үсү өчен бары бу мөмкинлекләрдән нәтиҗәле файдалану зарур. Без сезнең районыбызның, республикабызның, илебезнең лаеклы гражданнары булып үсүегезгә ышанабыз.

 

Муниципаль район башлыгы Т.В. Воропаева



Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International