Бөек Җиңүнең бәйрәме белән!

Хөрмәтле сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре!

Кадерле зәйлеләр һәм шәһәребез кунаклары!

 

Тиздән без Бөек Җиңү көнен билгеләп үтәчәкбез. Ул - барыбыз өчен дә үзгә бәйрәм, чөнки кайгылы һәм шатлыклы күз яшьле, югалту ачылы, үз-үзеңне аямау бәрабәренә яуланган җиңү бәйрәме ул. 1945 елның 9 маеннан безне 69 ел вакыт аера. Еллар арты еллар узар, күп буыннар алышыныр, ләкин әтиләребез, бабаларыбыз-ның батырлыгы күңелләрдә мәңге сакланыр. Илебезнең данлы хәрби елъязмасы битләрендә якташларыбыз батырлыгы чагылу белән без чиксез горурланабыз. Бөек Ватан сугышының төрле фронтларына районнан 12 меңләп якташыбыз алына. Шуларның 7410сы туган җирләреннән читтә ил азатлыгы өчен башын сала.

Вакыт аяусыз. Безнең бүгенге тормышыбыз өчен, кулларына корал тотып, фронтларда сугышкан ветераннарыбыз саны елдан-ел кими. Шуңа күрә бу матур тормышны күрә, Җиңү көнен каршылый алмаган ветеран-нарыбызның берсе генә дә онытылырга тиеш түгел. Ә исән булган ветераннар, тыл хезмәтчәннәренә без ка-дер-хөрмәт күрсәтергә бурычлы. Батырлыгыгыз, хезмәттәге уңышларыгыз, зирәклегегез, актив гражданлык позициягез өчен рәхмәт белдереп, башыбызны иябез. 69 ел элек яулап алынган тыныч тормыш алга таба да дәвам итәр, планетабыз беркайчан да кораллы конфликтлар аренасына әйләнмәс дип өметләнәбез.

Ветераннарыбызны, зәйлеләрне бәйрәм белән котлап, тынычлык, сәламәтлек, имин тормыш телим. Барыгызны да бәйрәм белән! Бөек Җиңү көне белән!

 

Хөрмәт белән

муниципаль район башлыгы Татьяна Воропаева.

 


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International