Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән!

Кадерле зәйлеләр һәм шәһәребез кунаклары!

 

Сезне Халыкара Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән чын күңелдән котлыйм. 1 Май, моннан 100 елдан артык элек хезмәт кешеләренең үз хокуклары өчен көрәш көне буларак барлыкка килеп, хәзер илдә язгы яңарыш, тынычлык, иминлек һәм төрле милләт, төрле диндәге, сәяси караштагы хезмәт кешеләренең үзара дуслык көне буларак билгеләп үтелә.

1 Май - Ватаныбызны үз хезмәте белән данлаучы патриотлар бәйрәме. Әлеге бәйрәм уңаеннан районның икътисади һәм рухи потенциалын булдыру эшенә гомерен багышлаган ветераннарга рәхмәт белдерәм. Сезнең энергия һәм оптимизм, күңел җылыгыз озак еллар туган ягыбыз үсешенә, чәчәк атуына хезмәт итсен. Җирне яратып, аның бөтен нечкәлекләрен белеп хезмәт куючы авыл хез-мәтчәннәренә хөрмәтебез аеруча зур. Намуслы хезмәте, көндәлек эше белән районны алга этәрүче, аның иминлеген, уңышын тәэмин итүчеләргә, шуның белән республиканың киләчәген булдыручыларга рәхмәт. Сезнең фидакарь хезмәтегез, үз эшегезгә бирелгән-легегез - сезнең якыннарыгыз, туганнарыгыз, гомумән, җәмгыятьнең иминлеге нигезе ул. Сезнең барыгызга да исәнлек-саулык, шәхси һәм гаилә тормышыгызда бәхет телим. Безнең күпмилләтле йортыбызда иминлек һәм бердәмлек тагын да ныгысын, ә хезмәттәге яңа уңышларыбыз район, республика, илебез үсешенә ярдәм итсен.

Бәйрәм белән сезне, кадерле зәйлеләр!

Хөрмәт белән район башлыгы Татьяна Воропаева.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International