Изге бәйрәм - Пасха белән!
Хөрмәтле православие динен тотучылар!

Сезне якынлашып килүче якты, изге бәйрәм - Пасха белән котлыйм.

Басуларда карлар эри, җир иркен сулыш ала, тирә-юньдә өздереп кошлар сайрый. Тамчы тавышлары, беренче яшь бөреләр белән безнең йортларыбызга якты бәйрәм - Христос туган көн керә. Кайнар, хуш исле күмәч - яңару, кешенең изгелек, могҗизаларга омтылыш символы.

Пасха яңарыш һәм тынычлыкны, христиан гуманлылыгы-ның нигезен гәүдәләндерә, дус-тату яшәргә, намус белән эшләргә, ярдәмгә мохтаҗларны кайгыртырга чакыра. Иисус Христосның бөек серлелектә кабат дөньяга килүеннән миллионлаган кеше хакыйкать юлыннан баруда, тормыш авырлыкларын җиңүдә үзенә бетмәс-төкәнмәс рухи-әхлакый көч ала.

Муниципаль районда төрле милләт һәм дин вәкилләре үзара дус-тату яши һәм эшли. Иҗтимагый тотрыклылыкны саклау кебек мөһим эштә, күпмилләтле халыкның иң яхшы рухи-мәдәни традицияләрен торгызуда православие динен тотучылар да үзләренең хезмәте, гаделлек, игелек, миһербанлылык үрнәге белән рухи-әхлакый нормаларны ныгыту, сәламәт, актив тормыш рәвешен пропагандалау, яшь буынны лаеклы тәрбияләү, халыклар арасында дуслыкны ныгытуда үзеннән зур өлеш кертә.

Хөрмәтле зәйлеләр, изге бәйрәм сезне тагын да уңай эшләргә рухландырсын, тәнегезгә көч-куәт бирсен, уй-хыялларыгыз тормышка ашсын. Яз табигатькә генә түгел, безнең күңелләргә дә яңарыш алып килсен. Үсемлекләргә яшәү көче бирүче яшенле яңгырлар явып үтсен. Кояшның җылы нурлары җирне генә түгел, кешеләрнең дә күңелләрен җылытсын.

Барыгызга да сәламәтлек, тынычлык, уңышлар телим. Бәйрәм белән!

 

 

Т. В. Воропаева, муниципаль район башлыгы.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International