Хөрмәтле мәдәният хезмәткәрләре!
Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйм. Әлеге көннең яз аенда билгеләп үтелүе символик мәгънәгә ия, чөнки мәдәният хезмәткәрләре дә, язгы табигать кебек, кеше күңелендә игелеклелек тойгылары, яңа идеяләр уята, кәефне күтәрә, киләчәккә өмет белән карарга өнди. Әлеге бәйрәм җәмгыятьнең рухи үсешенә, мәдәни мирасны популярлаштыруга бәяләп бетергесез өлеш кертүче Татарстан Республикасы һәм Зәй районының күпмилләтле мәдәниятенең үткәне, хәзергесе һәм киләчәгенә битараф булмаган һәркемне берләштерә. Ул - театр, музей, китапханә, клуб, сәнгать мәктәпләре хезмәткәрләре бәйрәме генә түгел, гаммә-ви мәдәни чараларда, үзешчән сәнгатьтә катнашучылар, китапханә, музейларга йөрергә яратучылар, гомумән, мәдәни кыйммәтләрне шәхес буларак үсештә үзенә ихтыяҗ иткән һәркемнең бәйрәме. Быел ул аеруча зур мәгънәгә ия, чөнки Россиядә 2014 ел - Мәдәният, ә Зәй районында Кече Ватан елы дип игълан ителде. Мәдәният өлкәсе - матди кыйммәтләр белән бәяләнми, ул күңел кушуы, талант, матурлык сферасы.
Президент программасы кысаларында районда ел саен бер мәдәни-ял үзәге төзелеп, халыкка тапшырыла. Соңгы елларда Бохарай, Югары Пәнәче авылларында төзелгән клублар шундыйлардан, тагын Сармашбашта мәдәният йорты төзелеп килә. Район бюджеты хисабына ел саен мәдәният учреждениеләренә ремонт ясала, музыка инструментлары, җиһазлар, сәхнә киемнәре сатып алына, күптөрле мәдәни чаралар үткәрелә. Мәдәният өлкәсенә киләчәктә дә дәүләт һәм муниципаль хакимият тарафыннан аерым игътибар бирелер дип ышанабыз.
Район мәдәният тормышы үсешенә үзеннән зур өлеш кертүче һәркемгә рәхмәт белдерәм. Барыгызда да нык сәламәтлек, озын гомер, яңа идеяләр, алдагы көнгә ышаныч, иҗади уңышлар телим. Күзләрегез һәрчак янып, йөрәкләрегез эш дип җилкенеп торсын! Бәйрәмегез белән!
Татьяна Воропаева, муниципаль район башлыгы.