Кадерле хатын-кызлар!
Сезне чын күңелдән 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйм!
Язның беренче бәйрәме - җир йөзендәге иң якты, иң изге бәйрәм. Елның бу могҗизалы вакытында табигать җанлана башлый, кешеләр арасындагы мөгамәлә дә җылырак, үзгәрәк була, күңелдә яңа идеяләр, хыяллар туа. Әлеге язгы бәйрәм дә үзе белән изгелек очкыннары, күтәренке рух алып килә. Язгы чәчәкләргә охшап, хатын-кыз да дөньяга шатлык тойгылары һәм яшәү мәгънәсе бирә, үзенә гашыйк ир-атларны тагын да игелекле гамәлләргә рухландыра. Хатын-кыз ул - мәхәббәткә дә, матурлыкка да, нәфислеккә, бөек аналык хисләренә, гаилә учагы җылысына да урыны киң тулы бер дөнья.
8 Март ул - әниләр бәйрәме, ә алар - зирәклек, сабырлык, илһам һәм рухи күтәренкелек чыганагы. Кадерле хатын-кызлар, сезнең алда баш иеп, рәхмәт белдерәбез. Без сезне яратабыз һәм армый-талмый хезмәт итүегезне югары бәялибез. Районда күп кенә игелекле эшләр сезнең идеяләр, зирәклегегез, хезмәтегез, талантыгыз бәрабәренә башкарыла. Сез үзегезне бизнеста да, идарә итүдә дә, социаль өлкәдә дә, мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният тармагында да, иҗтимагый эшчәнлектә дә лаеклы күрсәтәсез. Нинди генә хезмәтне дә менә дигән итеп башкарасыз.
Язмышларына авыр сугыш чоры һәм аннан соңгы михнәтле еллар туры килгән өлкән буын хатын-кызларыбыз аерым хөрмәт һәм ихтирамга лаек. Кадерле ветераннарыбыз белән аралашкач, аларны зур сынаулар сындырмавына тагын да ныграк ышанасың. Күңелләренең балалары, оныкларына карата никадәр игелек, җылылык белән сугарылуын күреп сөенәсең.
Һәр хатын-кыз иң ягымлы, иң җылы сүзләргә лаек. Һәм безнең ир-егетләребез бәйрәм көнендә әлеге сүзләрне күңел кылларын тибрәтерлек итеп җиткерер дип ышанам.
Язгы бәйрәм атмосферасы һәр йортка кереп, күңелләрне шатландырсын. Сөенечтән йөзләрегез балкып торсын, һәр көн сезгә игелек һәм наз алып килсен. Сәламәтлек, бәхет, иминлек, һәрчак яшь булып калуыгызны телим.
Татьяна Воропаева, район башлыгы..