Ватанны саклаучылар көне белән!

Хөрмәтле зәйлеләр! Кадерле ир-атлар!

Сезне чын күңелдән яраткан бөтенхалык бәйрәме - Ватанны саклаучылар көне белән котлыйм. Әлеге бәйрәм ныклык, егетлек, туган илгә бирелгәнлекне гәүдәләндерә,

Илебезнең данлы-шанлы тарихының барлык этапларында Ватан сакчылары туган илебезнең абруе, намусы өчен фидакарьләрчә көрәште. Шуңа күрә бу истәлекле көндә җиңүчеләр буынының үлмәс батырлыгын, арабызда яшәүче геройлар һәм шәһит булганнарны горурлык белән искә алабыз, күпмилләтле халкыбызга сокланабыз.

Шунысы куанычлы, яшь буын өлкәннәр эшен лаеклы дәвам итә. Күпләр өчен армия сафларында хезмәт итү ир-егетләр мәктәбе булып тора. Бүген безнең районнан 190 яшь кеше үзенең хәрби бурычын үти. Югары һөнәри осталык һәм ва-танпәрвәрлек үрнәге күрсәтеп, алар теләсә-кайсы вакытта илне сакларга әзер тора.

Районда сугыш ветераннары, сугышчы-интернациона-листлар, запастагы солдатлар һәм офицерлар тарафыннан иң яхшы хәрби һәм хезмәт традицияләрен саклау буенча зур эш алып барыла. Мәктәпләрдә "Хәрби дан" почмаклары һәм бүлмәләр булдырылды, 3 хәрби-патриотик клуб эшли, 7 мәгариф учреждениесендәге кадет классларында 221 бала укый. Безнең яшүсмерләребез әтиләр һәм бабайлар традицияләрен дәвам итүчеләр булып үсәр дип ышанасы килә. Дөнья даими үзгәрешләр кичерә, әмма тормышта яңгырашы үзгәрсә дә, мәгънәсе үзгәрми торган кыйммәтләр бар. Болар - туган илгә, үз халкыңа мәхәббәт, хәрби һәм гражданлык бурычына тугрылык, үз тарихыңа сакчыл караш.

Бәйрәм уңаеннан иң җылы котлауларны кабул итегез. Кыю һәм батыр ир-егетләр бәйрәме һәрчак якты һәм тыныч булсын. Гаиләләрегезгә иминлек, сәламәтлек, бәхет телим.


Татьяна Воропаева, муниципаль район башлыгы..


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International