Раштуа белән!

Хөрмәтле православие динен тотучылар!

Сезне Раштуа бәйрәме белән котлыйм.

Менә инде ике мең елдан артык якты Вифлеем йолдызы дөньяның барлык христианнарына дингә, хакыйкатькә һәм әхлакый камиллеккә юлны яктырта, халыкның күңелен өмет, мәхәббәт һәм шәфкать-мәрхәмәт хисләре белән тулыландыра. Шушы вакыт эчендә Раштуа күп илләр һәм халыкларның көндәлек тормышына һәм мәдәниятенә ныклап үтеп керде, гомумкешелек цивилизациясенең аерылгысыз өлешенә әверелде.

Әлеге бәйрәмнең бөек тылсымы кеше тормышына тирән мәгънә сала, иман, өмет һәм мәхәббәт чыганагы булып тора. Адәм баласын ул игелек-изгелеккә, күңел сафлыгына өнди.

Зәйлеләр, христиан диненең иң яхшы традицияләренә тугры калып, тормышыбыздагы югары-әхлакый кыйммәтләрне ныгытуда әһәмиятле роль уйный, җирдә тынычлык, татулык хакына тугры хезмәт итү, дин тотучыларның үзара бердәмлеген көчәйтү мәсьәләләрен хәл итүдә актив катнаша.

Алга таба да христиан динен тотучы райондашларыбыз күпмилләтле халыкның бай мирасын үстерүгә, милләтара, инара элемтәләрне, дуслык-татулыкны ныгытуга үз өлешен кертер дип ышанам.

Яңа ел һәркайсыбыз өчен файдалы һәм игелекле эшләргә бай ел булыр.

Раштуа һәр гаиләгә бәхет-шатлык, үзара аңлашу алып килсен. Сезгә рухи күтәренкелек, тынычлык, сәламәтлек, иминлек телим.


Т.В.Воропаева, муниципаль район башлыгы.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International