"Ягуар"лар басу иңли

15 июля 2011 г., пятница
Агрофирмалар, крестьян (фермер) хуҗалыклары һәм шәхси хуҗалыклар терлек азыгы әзерләү эшен дәвам итә. Районда күпьеллык үләннәрне беренче кат чабып алу төгәлләнде. Аның күпчелек өлешеннән сенаж салынды. Хәзер исә берьеллык үләннәрне сенажга алу башланды.
Өч "Ягуар" чапкычыннан торган азык әзерләү комплексы эшне "Зәй шикәре" агрофирмасының "Заман-Родина" бүлекчәсендә башлаган иде. Ике көн элек "Ягуар"лар агрофирманың "Сәвәләй" бүлекчәсе кырларына күчте. Көчле чапкычларның икесе агрофирманың үзенеке булса, берсе -Хәкимуллин фермер хуҗалыгыннан. Аларны Федор Сахуриев, Виктор Пайгиль-дин һәм Илгиз Биккинин иярли.
Чыбыклы егете Илгиз Биккинин әлеге техникада өченче елын эшли (рәсемдә). Ул политехник колледж тәмамлап, хезмәт биографиясен авылда башлый. Кышын, язын Илгиз трактор штурвалы артына утырса, азык әзерләү чорында - "Ягуар"да.
-Узган елгы яшел массаны быелгы белән чагыштырырлык та түгел, покослар әнә нинди калын. Эшләве күңелле. Азык мул, терлекләр тук булачак, - ди егет.
Сенаж, силос салуны машиналардан башка күз алдына да китереп булмый. Агрофирма шоферлары Вадим Софин, Федор Сынков, Ринат Шәрәфиев, Валерий Семенов, абыйлы-энеле Виктор һәм Сергей Феофи-ловлар, Марс Вәлиев, Михаил Медведев көн дәвамында басу белән сенаж базлары арасын йөзләгән мәртәбә урый. Аларның кәефе күтәренке булып, эш дәртләре ташып торса да, хезмәт хакының шактый тоткарлануыннан ризасызлык белдерәләр.
ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International