Сары күзле ромашкалар көнендә

13 июля 2011 г., среда
Узган җомгада «Энергетик» Мәдәният сарае каршындагы мәйдан бер-берсенә тугры булып, иңне-иңгә куеп озак еллар бергә яшәүче парларны хөрмәтләү, яшь кияү-кәләшләрне тәбрикләү урынына әйләнде. Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышлап оештырылган бу искиткеч шоу-тамаша, зәйлеләрнең күңел кылларын тибрәтеп, өлкәннәргә яшь чакларын искә төшерергә, ә яшьләргә яраткан яры белән бергә булып бәхетле гаилә төзү турында уйланырга этәргеч бирде.
Бәйрәм театрлаштырыл-ган тамаша белән башланып китте. Борын-борын заманда князь Петрның абыйсы гаиләсенә афәт килә. Аждаһа абыйсының хатынын алып китәргә тели. Ә Петр аждаһага каршы көрәшә. Абыйсының гаиләсен афәттән саклап кала, әмма аждаһа аңа агулы сулышын өреп өлгерә. Петр тәне бозылып авырый башлый. Бер аксакал аңа авылда крестьян гаиләсендә төрле үләннәр белән дәвалау сәләтенә ия Феврония исемле кыз яшәвен әйтә. Егет аның янына барып дәва ала. Кыз бик чибәр була. Петр гашыйк була һәм аңа өйләнә. Әмма бәхетле пардан бояр хатыннары көнләшеп, Фев-ронияне князьлектән кудырталар. Петр да хатыны белән китәргә теләк белдерә. Шулай да боярлар хаталарын бик тиз аңлап, Феврония белән Петрны кире князьлеккә чакыртып ала. Бер-берсенә тугры булып озак яшәгән Петр белән Февро-ния 1228 елның 8 июлендә бер үк көнне үләләр. Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алар исеме белән бәйле.
Феврония белән Петр кебек бер-берсенә хөрмәт белән карап, кадерләп, матур гаилә тормышы белән яшәүче парлар бездә дә аз түгел. Гаилә бәйрәменә менә шундый 8 үрнәк пар кунак итеп чакырылды. Алар -быел алтын туйларын билгеләп үтүче Мәдинә һәм Гакыйф Гыйләҗевлар, 42 ел тату гомер кичерүче Зоя һәм Валерий Максимовлар, 45 еллык сапфир туйларын билгеләүче Фаина һәм Семен Гудошниковлар, 40 ел гаилә учагын сүндермичә яшәүче Лидия һәм Җәүдәт Ширияздановлар, 38 ел бер-берсен аңлап, изге хисләрне кадерләп гомер итүче Гайнелхәят һәм Госман Му-хамовлар, 30 еллык гаилә бәйрәмен билгеләп үтүче Мөнзилә һәм Сәүбән Мәрданшиннар, 20 ел бергә яшәүче Ольга һәм Сергей Бахиревлар һәм 5 ел элек кенә гаилә тормышын башлап җибәргән Любовь һәм Дмитрий Ивановлар. Бәйрәмдә аларның һәрберсе гаилә нигезен саклаучы булып мәхәббәт торуын, аның иң мөһим хис булуын ассызыклады. "Мәхәббәт булмаса, бер-береңне хөрмәт итү, ярату булмаса, бергә яшәүнең мәгънәсе юк. Гаиләдә әлеге бөек хис хакимлек иткәндә генә, сәламәт атмосфера була", -диде Гайнелхәят һәм Госман Мухамовлар икесе бер авыздан һәм алар яшьләргә Ходай биргән бу байлыкны кадерләп саклап яшәргә киңәш иттеләр.
Тантанада катнашкан район башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Сәлахетди-нов "Тугрылык һәм мәхәббәт" медален 42 ел бергә гомер кичереп, 6 бала үстергән, хәзер инде 6 оныкны тәрбияләргә ярдәм итүче Зоя һәм Валерий Максимовларга тапшырды.
-Гаилә - ул дәүләтнең нигезе. Менә шундый тату гаиләләребез күбрәк булган саен илебез дә нык булачак. Яшьләребезнең гаилә корганда шуны онытмавын телим, - диде ул.
"Бердәм Россия" партиясенең Зәй бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Мәдинә Ка-нәфина да райондашларыбызны парлы булып, бәхетле гомер кичерергә чакырды.
Гаилә учагын сүндерми яшәүнең символы булган лампаны шушы көннәрдә генә чәчләрен чәчкә бәйләгән яшьләргә Мәдинә һәм Гакыйф Гыйләҗевлар тапшырды. Һәр күркәм пар истәлекле бүләкләргә, шушы гүзәл көннең символы булган сары күзле ромашка чәчәкләре бәйләменә ия булды.
Күркәм парларга сокланып торганда, бәйрәмнең баш режиссеры Ленар Сафиуллин игътибарыбызны Энергетиклар урамы буйлап килүч аккошларны хәтерләткән кәләшләргә юнәлтте. Берсеннән-берсе чибәр 40 кәләш ак туй күлмәкләреннән мәйдан уртасына якынлашты. Тик аларның чамасыз кычкырып килүе генә бераз сәеррәк тоелды. Чөнки без ак күлмәкле кәләшне инсафлык, тыйнаклык үрнәге итеп кабул итәргә күнеккән. Нишлисең, замана үзгәргән саен гадәтләр дә үзгәрә күрәсең. Кәләшләрне мәйдан читендә бизәлгән туй машиналары, байкерлар көтә иде. Төрлесе төрле транспортка утырышып, алар шәһәр урамнарын әйләнгән вакытта туй фотолары, видеоязмаларга игълан ителгән бәйгегә йомгак ясалды. 20 видеоязма, 6 фотоальбом нигезендә төрле номинацияләрдә җиңүчеләр билгеләнде. Иң яхшы видеооператор - Рамил Шәрипов, фотограф -Рамил Зәйнуллин, туйны иң оста алып баручы исеменә Гүзәлия Гатина лаек булды. Фотолар буенча "Ел кәләше" исемен Наталья Яковлева яулады. Ел кияве дип Артур Шәрәфиев табылды. Ә елның иң матур туен үткәрүчеләр буларак Елена Һәм Максим Куличковлар билгеләнде.
Менә мәйданга кәләшләр кайтып төште. Аларның прическасына, киемнәренә, бию сәнгатьләреннән чыгып араларыннан «Ел кәләше -2001» сайланды. Бу исемгә Гүзәл Шәрәфиева лаек булды. Үзенчәлекле прическасы, матур хәрәкәтләре белән аерылып торган Гүзәл чын мәгънәсендә хан кызларына тиң, бәйрәм күрке иде.
ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International