Инвалидлар табигатькә чыкты

11 июля 2011 г., понедельник
Инвалидлар җәмгыяте җитәкчелеге физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр катнашында ел дәвамында күптөрле чаралар үткәрә.
Язын һәм җәен ел саен табигать кочагына чыгып, ял итү, ярышлар, уеннар оештыру җәмгыятьтә күркәм гадәткә әверелде.
Күптән түгел шәһәрнең бер төркем инвалидлары (башлыча тормышы инвалид коляскасы белән бәйле һәм таяктан башка хәрәкәтләнә алмаучылар) Карамалы бистәсе күле янында көне буе ял итте. Ял программасы бай иде. Оештыручылар янгын сүндерүчеләрдән рөхсәт алып учак яктылар. Казанда аш, пылау һәм башка ризыклар пеште. Кызыклы ярышлар, уеннар үткәрелде. Мылтыктан ату, шахмат һәм шашка ярышлары, күлдән кармак белән балык тоту бәйгеләрендә күпләр теләп катнашты. Ялан җыр-бию-дән гөр килеп торды.
Якын көннәрдә инвалидлар өчен Биләргә экскурсия оештырылачак.
ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International