Станциядә эш кайный

8 июля 2011 г., пятница
Зәй станциясе тимер юлы һәм аңа ярдәмче биналар Россия тимер юллары АҖ Куйбышев бүлегенә карый. Бүген биредә киң масштаблы үзгәртеп кору эшләре бара.
Ярты гасырдан артык элек салынган станция күптән төзекләндерү көтә иде. Ремонт эшләрен "Казтрансстрой" АҖ алып бара. Станция эчендә бүлмә стеналары, җылыту системасы һәм түбә сүтелде. Эчке планировка заман таләпләренә җавап бирәчәк. Төзүчеләр хәзер ярдәмче бина фасадын сылау-буяу белән мәшгуль. Икенче ярдәмче бинаның фасады яңартылачак, түбә яңадан ябылачак. Станция һәм ярдәмче биналарда яңа җылыту системасы да көйләнәчәк. Төзүчеләр станцияне матур, төзек кенә түгел, уңайлы итү өчен дә тырыша. Вокзал тирәли брусчатка җәеләчәк. Үзгәртеп кору планында станция яны биләмәләрен төзекләндерү, койма белән әйләндереп алу да каралган. Ремонт эшләре баруга карамастан, йөк һәм транспорт поездлары хәрәкәте үзгәрешсез кала, пассажир поездлары Зәйдә элеккечә туктый.
ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International